news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коткаручылар суда баткан балыкчы мәетен тапкан

Мәрхүмне ярдан 450 метр ераклыкта тугыз метр тирәнлектән табып алалар.

Татарстанда коткаручылар суда баткан балыкчы мәетен тапкан
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда коткаручылар суда баткан балыкчы мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә кичке җидедә Яшел Үзәндә шәһәр пляжы каршы ягында 2нче зона коткару отряды водолазлары ярдан 450 метр ераклыкта 9 метр тирәнлектә 35 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

«Татар-информ» кичә Яшел Үзәндә ике ир-ат шәһәр пляжы каршы ягында балык тотканлыгын, бер мизгелдә көймәдән күпертелә торган мендәр төшеп киткәнлеген һәм балыкчыларның берсе аны алырга йөзеп китеп батканлыгын хәбәр иткән иде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot