news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтенең видеосы чыкты

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә М7 трассасының 22нче чакрымында, «Хендэ» автомобилен идарә итүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, фура белән бәрелешкән.

Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтенең видеосы чыкты

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар. Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә М7 трассасының 22нче чакрымында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Хендэ» автомобилендә булган 36 яшьлек хатын-кыз, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

«Фура белән бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина «ДАФ» автомобиленә килеп сыланган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек хатын-кыз һәм аның арткы утыргычта барган 9 яшьлек кызы шунда ук һәлак булган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Татарстанның Менделеевск районында «Хендэ» автомобиленең, каршы як полосага чыгып, фура белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Юл һәлакәтендә ике кешенең (хатын-кыз һәм бала) гомере өзелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100