news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм бала һәлак булган

Бүген иртән республиканың Менделеевск районында юл-транспорт һәлакәте булды.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм бала һәлак булган
соцсети

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Хендэ» җиңел машинасы фура астына керә. Авариядә хатын-кыз һәм бала һәлак булды. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Авария бүген иртән республиканың Менделеевск районында булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы руле артындагы хатын-кыз каршы полосага чыгып, идарәне югалткан һәм фура белән бәрелешкән.

Авариядә ике кеше һәлак булды. Чыганак мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар – ана һәм аның 9 яшьлек баласы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100