news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта коймага бәрелгән квадроциклда 20 яшьлек егет тә булган

Кичә Мамадышның Исхакый урамында кичке сәгать унберләр тирәсендә 12 яшьлек кыз квадроциклда барган килеш коймага бәрелеп үлде.

Мамадышта коймага бәрелгән квадроциклда 20 яшьлек егет тә булган

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Мамадышның Исхакый урамында кичке сәгать унберләр тирәсендә квадроцикл коймага бәрелгән. Авариядә 12 яшьлек кыз үлгән, 20 яшьлек егет имгәнгән.

12 яшьлек кыз, хокукы булмаган килеш, квадроцикл белән идарә иткән. Ул юлдан чыгып китеп, коймага барып бәрелгән.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, квадроцикл белән кыз бала идарә итә, 20 яшьлек егет пассажир була. Бу егет тә җитди имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Элегрәк «Татар-информ» Мамадышта 12 яшьлек кызның квадроциклда бәрелеп һәлак булуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100