news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта квадроциклда барган килеш коймага бәрелгән 12 яшьлек кыз үлгән

Табиблар аның гомерен саклап калу өчен күпме генә тырышса да, кыз авариядән соң бер сәгать үткәч операция өстәлендә вафат булган.

Мамадышта квадроциклда барган килеш коймага бәрелгән 12 яшьлек кыз үлгән
«Мамадыш-информ»

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Мамадышта 12 яшьлек кыз квадроциклда юл һәлакәтенә очраган: ул шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән. Имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Ул авыр хәлдә булган.

Табиблар аның гомерен саклап калу өчен күпме генә тырышса да, кыз авариядән соң бер сәгать үткәч операция өстәлендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot