news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әнисе игезәк улларына пычак белән кадаганнан соң җинаять эше кузгатылды

Фаҗига кичә Чистай урамындагы бер йортта булган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда әнисе игезәк улларына пычак белән кадаганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига кичә Чистай урамындагы бер йортта булган. 33 яшьлек хатын-кыз җиде яшьлек игезәк улларына берничә тапкыр пычак белән чәнчегән. Малайларның берсе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Икенчесен хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерәләр.

«Татар-информ» агентлыгы узган якшәмбедә, 1 мартта, Казанның Чистай урамында әнисе көнләшеп үзенең җиде яшьлек улларына пычак белән кадавы хакында хәбәр иткән иде инде. Малайларның берсе шунда ук үлгән, икенчесе могҗиза белән генә исән калган. Хатын-кыз үз-үзенә кул салырга омтылган. Хәзер ул 7нче шәһәр хастаханәсендә реанимациядә ята.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, исән калган баланы реанимациядән профиль бүлегенә күчерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100