news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әнисе җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән кадаган, берсе исән калган

Исән калган игезәкләрнең берсен реанимациядән Республика балалар клиник хастаханәсенең профиль бүлегенә күчерәчәкләр.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанда әнисе җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән кадаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Фаҗига Чистай урамындагы йортларның берсендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, хатын-кыз көнләшеп үзенең ике улына пычак белән чәнчегән. Шуннан соң үз-үзенә кул салырга омтылган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, сабыйларның берсе шунда ук үлгән, икенчесен авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр.

Агентлыкка Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзер табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә, балага операция ясыйлар.

Чыганак мәгълүматлары буенча, әнисе сабыйның күкрәгенә өч мәртәбә пычак белән кадаган.

Исән калган игезәкләрнең берсен реанимациядән Республика балалар клиник хастаханәсенең профиль бүлегенә күчерәчәкләр.

Игезәкләрнең әнисе 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100