news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Автобус белән авариядә имгәнгәнүчеләр саны 21гә җитте

Алабуга янында вахта автобусы юл кырыенда тора торган йөк машинасына бәрелгән.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 8.48 сәгатькә белешмә буенча, вахта автобусы һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә имгәнүчеләр саны 21 кешегә җитте.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Алабуга янында вахта автобусы белән авариядә бер кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән.

Бер кешене Чаллыдагы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китергәннәр, бер кеше хастаханәгә барудан баш тарткан. Калган кешеләрне якын арада хастаханәгә илтәчәкләр.

  • Моңа кадәр Эчке эшләр министрлыгы «Татарстанда вахта автобусы белән авариядә унбиш кеше имгәнгән, бер кеше үлгән», дип хәбәр иткән иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot