news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда вахта автобусы белән авариядә унбиш кеше имгәнгән

Вахта автобусы юл кырыенда торган йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше һәлак булган.

Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда вахта автобусы белән авариядә унбиш кеше имгәнгән

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән вахта автобус белән булган авариядә унбиш кеше имгәнгән.

Вахта автобусы юл кырыенда торган йөк машинасына бәрелгән. Автобустагы бер пассажир һәлак булган. Унбиш кеше төрле травмалар алган.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot