news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда вахта автобусы йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар

Юл һәлакәте бүген иртән «Алабуга» махсус икътисади зонасында була.

Татарстанда вахта автобусы йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән «Алабуга» махсус икътисади зонасында вахта автобусы һәм йөк машинасы бәрелешә. Автобус йөк машинасының кузовын кереп киткән диярлек.

Шаһитлар сүзләренчә, авариядән соң бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар.

Имгәнгән кешеләрне «ЕлАЗ» заводының керү урынына китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot