news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманнарда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Быел җәен Татарстанда урманнарга керүне өч тапкыр (соңгысы – 31 июльгә кадәр) чикләделәр.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булуы турында шторм кисәтүе игълан итте.

«2021 елның 2-5 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булуы көтелә», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елның җәендә Татарстанда урманга керүне өч тапкыр (соңгысы — 31 июльгә кадәр) чикләделәр.

Шунысын да искәртик: Төркиядә инде берничә көн урман янгыннары котыра, РФ Президенты Владимир Путин аларны сүндерүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100