news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитетының Чаллы мэрына һәм башкарма комитет җитәкчесенә сораулары юк

Тикшерү җинаять эшләренең берсе буенча бара, ул Чаллы эшмәкәренә карата ачылган.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты Чаллы башкарма комитетының кайбер идарәләрендә тикшерү үткәрә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Чаллы башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

Тикшерү хокук, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш, икътисади үсеш һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү идарәләрендә бара.

Тикшерү комитетының мэрга һәм башкарма комитет башлыгына сораулары юк. Хәзерге вакытта элеккеге җинаять эшләренең берсе буенча документлар алу бара, ул Чаллы эшмәкәренә карата ачылган булган.

 «Татар-информ» элек Чаллы башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсендә документлар тикшерү бара, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot