news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда көч структуралары Җир мөнәсәбәтләре идарәсендә документлар тикшерә

Автошәһәр мэриясе бинасын көч структурасы хезмәткәрләре әйләндереп алган

Чаллыда көч структуралары Җир мөнәсәбәтләре идарәсендә документлар тикшерә
Эльвира Мөхәммәтдинова

(Казан, 1апрель, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Чаллыда Тикшерү комитеты һәм икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре шәһәр башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсендә документлар җыя. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге вазгыятькә таныш чыганак хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, сүз Чаллы бизнесмены Алексей Мироновның шәһәр үзәгендә җир кишәрлекләрен сату белән шөгыльләнгән чоры документлары турында бара. Соңыннан ул җирләрдә зур торак комплексы төзелгән.

Хәзерге вакытта Чаллы мэриясе бинасы ябылган, анда беркемне кертмиләр дә һәм чыгармыйлар да. Башкарма комитетның җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча идарәсендә «Татар-информ» корреспондентына мәгълүматны шәрехләмиләр, барлык сорауларны да хокук саклау органнарына юлларга кирәк, дип белдерәләр.

15.30 сәгатьтә 400нче номерлы залда башкарма комитетның барлык хезмәткәрләре җыелган, әмма аларның күбесен ярты сәгатьтән соң җибәргәннәр. Залда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш һәм шәһәр хакимиятенең башка структураларыннан 20гә якын вәкил калган.

Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә шәһәр мэриясе бинасында Тикшерү комитеты вәкилләре эшләгән, алар тарафыннан кайбер документлар соратып алынган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Чаллыда көч структуралары тарафыннан эшмәкәр Алексей Миронов йортында һәм ул бенефициар булган бизнес-структураларда тентүләр үткәрелүе хакында хәбәр иткән иде. Агентлык мәгълүматлары буенча, шәһәр мэры Наил Мәһдиев соңгы көннәрдә хастаханәдә ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100