news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иминият пенсияләре өстәмә рәвештә февральдә үк индексацияләнергә мөмкин

Иминият пенсияләре өстәмә рәвештә февральдә үк индексацияләнергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ»

Россия пенсионерлары февральдә үк өстәмә индексацияләнгән пенсия, шулай ук гыйнвар өчен компенсация алырга мөмкин. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Хөкүмәт пенсияләрне 9,5 процентка кадәр арттыруны хуплаган очракта, элек планлаштырылган 7,3 процент урынына пенсионерлар февральдә үк, гыйнвар өчен компенсацияне дә кертеп, арттырылган түләүләргә исәп тота ала», — диде парламентарий.

Бу сценарийны гамәлгә ашырганда 16000 сум пенсия 17520 сумга кадәр артачак, ә 7,3 процент күтәрелгәндә 17168 сум булыр иде, дип мисал китерде Чаплин.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 9,52 процент тәшкил иткән. Эшләмәүчеләр өчен дә, эшләүче пенсионерлар өчен дә иминият пенсияләре 2025 елның гыйнварында нибары 7,3 процентка индексацияләнгән.

РФ Хөкүмәте, узган ел өчен инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, 1 февральгә кадәр пенсияләрне индексацияләп бетерү турында карар кабул итә ала. Шул рәвешле, пенсия өстәмә 2,22 процентка арта.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, пенсия яше арту чорына күчү сәбәпле, быел россиялеләрнең берсе дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100