news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Россиядә беркем дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак

Быел Россиядә беркем дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2025 елда Россиядә беркем дә картлык буенча пенсиягә чыкмаячак, чөнки пенсия яшен арттыруның күчеш чоры гамәлдә. Бу хакта РАНХиГС эксперты Марина Солодовникова сөйләде, дип яза РИА Новости.

«2025 елда Россия халкы картлык буенча пенсиягә чыкмый, чөнки пенсия яшен арттыруның күчеш чоры быелга туры килә», – диде белгеч.

1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар 2026 елда пенсиягә чыгачак.

Шуның белән беррәттән, быел вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу хокукы булган кешеләр, инвалидлык һәм туендыручысын югалту, дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиягә хокуклары формалашкан кешеләр, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр пенсиягә чыга алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100