news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Быел Казанда мәктәп укучылары, узган елга караганда, 8 меңгә күбрәк

Шәһәр башлыгы бүген Казан мәктәпләре 182 мең укучы өчен ишекләрен ачканын искәртте.

Илсур Метшин: Быел Казанда мәктәп укучылары, узган елга караганда, 8 меңгә күбрәк
Гөлнар Гарифуллина

Быел Казанда мәктәп укучылары, узган елга караганда, 8 меңгә күбрәк. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Совет районындагы «Весна-2» микрорайонында 95 нче яңа лицей ачылышында әйтте.

Шәһәр башлыгы бүген Казан мәктәпләре 182 мең укучы өчен ишекләрен ачканын искәртте. «Бу, узган елга караганда, 8 меңгә күбрәк. Ата-аналарга укучылар сафын тулыландырганнары өчен рәхмәт. Шулай дәвам итәр дип ышанабыз. Бүген 18 мең беренче сыйныф укучысы беренче кыңгырау тавышын ишетәчәк», – диде мэр.

Илсур Метшин бүген Казанда 4 мең укучыга өч яңа мәктәп ачылуын әйтте, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа корылмасы төзелгәнен искәртте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республикада 500 меңнән артык бала мәктәпләргә барганын әйтте. "Узган елга караганда балалар саны 8 меңгә күбрәк булуы халыкның перспективалары яхшы булуы турында сөйли», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100