news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда 95 нче лицей ачылышында: Бу иң яхшы, уңышлы проектларның берсе

Бүген Казанның «Весна-2» микрорайонында яңа 95 нче табигый-фәнни лицей ачылды. Биредә 800 укучы өчен беренче кыңгырау яңгырады. «Бу иң яхшы, уңышлы проектларның берсе. «Сезгә шундый мәктәптә уку бәхете елмайды», – дип сәламләде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Яңа уку елы башлана. Изге сәгатьтә яңа мәктәптә матур итеп укырга насыйп булсын! Бәйрәм белән сезне! Бүген 500 меңнән артык бала мәктәпләргә бара. Узган елга караганда балалар саны 8 меңгә күбрәк булуы халыкның перспективалары яхшы булуы турында сөйли. Перспектива күбрәк булгач, балалар да арта дигән сүз. Демография мәсьәләсе ул беренче урында торган мәсьәлә», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Ул проектлаучыларга, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. .

Тантанада катнашучыларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, кадерле укытучылар, әти-әниләр, балалар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйм! Хәерле уку елы булсын!» – дип мөрәҗәгать итте.

Шәһәр башлыгы бүген Казан мәктәпләре 182 мең укучы өчен ишекләрен ачтканын искәртте. «Бу, узган елга караганда, 8 меңгә күбрәк. Ата-аналарга укучылар сафын тулыландырганнары өчен рәхмәт. Шулай дәвам итәр дип ышанабыз. Бүген 18 мең беренче сыйныф укучысы беренче кыңгырау тавышын ишетәчәк», – диде мэр.

Илсур Метшин бүген Казанда 4 мең укучыга өч яңа мәктәп ачылуын әйтте, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенең яңа корылмасы төзелгәнен искәртте. «Казанлылар исеменнән Казанда мәгариф мәсьәләләренә игътибар өчен рәхмәт. Татарстан Рәисенә шундый матур «Весна» микрорайонында бассейнлы мәктәп ачылышы өчен аерым рәхмәт. Укучылар йөзеп, сәламәтлекләрен ныгытачак», – диде мэр.

«Стройинжиниринг» компаниясе генераль директоры Рамил Фәттахов лицей директоры Гөлгенә Баһавиевага символик ачкычны тапшырды.

«Безнең өчен бүген бик зур бәйрәм. Бүген Белем бәйрәме. Яңа мәктәбебез ишекләрен тәүге тапкыр ачып җибәрә. Безне иң заманча лицей каршы ала. Лицейда уңышлы белем һәм тәрбия өчен барлык шартлар тудырылган. Бүген без ил, республика, шәһәр җитәкчелегенә искиткеч яхшы шартлар, шундый шәп шартларда укый һәм эшли алуыбызга рәхмәтле. Безгә ышанып тапшырылган барлык нәрсәне сакларга тырышачакбыз. Уңышлы уку елы булсын! Лицеебыз, хәерле сәгатьтә!» – дип сәламләде Гөлгенә Баһавиева.

  • Татарстанда фәнни-технологик үсеш елында табигый-фәнни юнәлешле лицей ачылышы символик мәгънәгә ия. Өч катлы мәктәп заманча уку кабинетлары, ике спорт залы, бассейн, телестудия, типография, остаханәләр, 672 урынга актлар залы, хореография залы, музыкаль студия һәм башкалар белән җиһазланган. Лицей 1501 балага исәпләнгән. Башлангыч мәктәптә – 24 сыйныф, төп мәктәптә – 30 сыйныф, урта мәктәптә – 6 сыйныф.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100