news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин футбол матчларын карарга Җанатарлар зонасына килергә чакырды

“Кешеләр әллә кайлардан океан артларыннан килә, ә без җәяү барырга иренәбез. Шунда футбол җанатарына әйләнәсең”, - ди мэр.

Илсур Метшин футбол матчларын карарга Җанатарлар зонасына килергә чакырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан халкын FIFA Fan Fest – җанатарлар зонасына килергә чакыра. “Матчны 25 мең җанатарлар армиясе белән бер мохиттә каравың бөтенләй икенче нәрсә”, - диде башкала җитәкчесе. Бу хакта ул Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә сөйләде.

“Билетлар сатуга беренче тапкыр безнең бер катнашыбыз да юк. Элек без билетлар сатып алып кемнедер бүләкли ала идек. Миңа, оештыручы шәһәр мэры буларак, ике билет бирделәр, ә гаиләм 10 кешедән тора. Калган 8 билетны Интернетта гына таптым”, - дип Илсур Метшин билетларны бар кеше дә сатып ала алмавын, бәяләр тешләк булуын таныды. “Дөнья өчен, бәлки, нормаль саналадыр, узган чемпионатлардан кыйбатрак түгелдер дә”. – ди ул.

Илсур Метшин әйтүенчә, билетлар сатып алып матчка бара алмаучылар өчен, махсус Fan Fest территориясе оештырылган. “Fan Fest махсус шуның өчен оештырылды. Берьюлы 25 мең кеше сыйдырышлы зона булу – ФИФА таләбе. Без барлык матчларны күрсәтергә бурычлы. Син шунда кошелексыз да килеп, шушы атмосфера белән ләззәтләнә аласың. Анда җанатарларның реакциясен күрергә була, һәркем өчен бөтен шартлар, уңайлыклар бар. Мин барырга киңәш итәм. Кешеләр әллә кайлардан океан артларыннан килә. Австралиядән үк 10 мең җанатар килгән. Ә без җәяү барырга иренәбез. “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән яхшы променад ясадык. Анда территорияне төзекләндердек. Халыкка ошагандыр дип уйлыйбыз. Чемпионат бездә узгач, моны тоярга кирәк. Шунда җанатар булачаксыз. Андагы бәйрәм мохитен, һичшиксез, тоячаксыз”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин “Фан-фест” мәйданчыгында 4 көн эчендә 150 мең җанатар булып киткәнен әйтте. “Бу әле башы гына. Матчлар кызыклырак булган саен, алар күбрәк булачак. Анда бик күтәренке атмосфера. Фан-фест ФИФА таләбе буенча ике сәгать алдан ачыла. Соңгы матч белән ябыла. Безнең иртәнге 10 да башлап, эш төнге икедә төгәлләнәчәк көн булачак. 6 июльгә кадәр 200 мең турист көтәбез”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100