ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Илсур Метшин Дөнья чемпионатында Казанның башка шәһәрләрдән аерымлыкларын әйтте

18 июнь 2018, 16:09 , Фото: Рамиль Гали

Илсур Метшин Дөнья чемпионатында Казанның башка шәһәрләрдән аерымлыкларын әйтте “ФИФА тарихында Дөнья чемпионатындагы беренче видеокабатлау Казанда булды”, - диде мэр.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан мэры Илсур Метшин футбол буенча Дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләр арасында Казанның нәрсә белән аерылып торуын әйтте. Бу хакта ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә сөйләде.

“Без тарихка кердек инде. Франция-Австралия матчында, Уругвай арбитры карары белән, беренче тапкыр видеокабатлау булды. ФИФА тарихында Дөнья чемпионатындагы беренче видеокабатлау Казанда булып, кертелгән гол саналды. Шуңа күрә, без башка шәһәрләрдән аерылып торабыз. Моннан тыш, дүрт тонналы чәк-чәк тә безнең үзенчәлегебез”, - дип шәһәр мэры чәк-чәкнең Россия рекордлар китабына кертелгәнен искә төшерде.

  • 16 июньдә “Казан-Арена” стадионында Франция һәм Австралия командалары матчында видеокабатлау игълан ителгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10