news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Стипендия алып укыган студентның мәктәпкә укытырга кайтуы - иң зур табыш

Илсур Һадиуллин: Стипендия алып укыган студентның мәктәпкә укытырга кайтуы - иң зур табыш
Энҗе Габдуллина

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яшь кадрларның мәктәптә калуын мәгариф системасы өчен иң зур табыш дип атады.

«Стипендия алып укучылар мәктәптә төпләнеп кала икән – шуннан да зур бәхет юк», – диде министр Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасыннан соң журналистлар белән аралашуда.

Илсур Һадиуллин  7 ел элек кадрлар әзерләү буенча республика проекты төзелүен искәртте. «Иң мөһиме – кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын кадрлар белән тәэмин итү», – диде ул

«Хәзерге көндә 745 студент укый, шуларның яртысы полилингваль программа буенча белем ала. Аларның 88 проценты мәктәпләргә укытырга бара. Бу безнең өчен зур куанычлы фактор. Ай саен 15 мең стипендия алып укыган укучылар мәктәпләргә кайтып, биш ел дәвамында үзенең көчен биреп эшне башлый һәм шунда төпләнеп кала икән – мәктәп өчен моннан да зур бәхет, табыш юктыр дип уйлыйм», – диде ул.

  • Илсур Һадиуллин бүгенге чыгышында «Укытучылар милли мәдәният һәм тел сагында тора», – дип әйткән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100