news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Укытучылар милли мәдәният һәм тел сагында тора

Министр укытучы һөнәренә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк дип саный.

Илсур Һадиуллин: Укытучылар милли мәдәният һәм тел сагында тора
Владимир Васильев

2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларны милли мәдәниятне, традицияләрне һәм телне саклаучылар, дип атады.

Ул бу хакта КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасыннан соң журналистлар белән очрашуда әйтте. 

«Милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән Укытучылар һәм остазлар елын бер ел дип санарга була. Чөнки укытучылар – милли мәдәният, традицияләр һәм тел сагында торучылар. Укытучылар – безнең балаларны тәрбияләп, бөтен җәмгыятне тәрбиялиләр», – диде Илсур Һадиуллин.

Мәгариф һәм фән министры укытучыларга карата хөрмәтне арттырырга кирәклеген дә әйтте. «Илебез, республикабыз күләмендә, районнардагы мәктәпләрдә әти-әниләр тарафыннан да булган хөрмәтне үстерик», – диде ул.

«Бүгенге чараның төп максаты – укытучы һөнәренә мәхәббәтне үстерү, арттыру, аңа яшьләрне җәлеп итү булса, икенче яктан шушы системага гомерен багышлап, күпме буын балаларны тәрбияләп чыгарган остазларыбызга рәхмәт әйтү дә. Укытучыларыбызны хөрмәт итик, аларны яратыйк. Аларга чын күңелдән «рәхмәт сиңа, укытучым» , дип әйтсәк, менә шул була инде безнең мәгариф системасына булган карашны үзгәртү һәм аны яхшырту», – диде министр.

Илсур Һадиуллин 2023 ел укытучылар өчен чараларга бай булачагын әйтте. «Бу елны безнең күп чаралар көтелә. Конкурс, конференция, төрле очрашулар булачак. Республикада мәгариф системасының тарихы турында китап чыгарасыбыз, музей ясыйсыбыз килә. Укытучылар һәм остазларга багышланган урамнар, парк, скверлар булдыру кирәк. Бәлки бөтенесен дә быел эшләп булмас, шулай да проектларның идеяләре бездә бар», – диде министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укытучылар көнендә республикада «Укытучылар атналагы» узачак. Ул шулай ук укытучыларның 2023 елгы август киңәшмәсе кайда булачагын да әйтте. «Барлык чаралар да Казанда булыр, дип уйлыйм. Әллә кая читкә барып йөрисе булмас», – диде министр.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100