Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин профессор Резедә Мөхәммәтшина турында: Ул безнең йөрәкләрдә калыр
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин күренекле галим Резедә Мөхәммәтшина белән хушлашу мәрасимендә мәрхүмнең шәхес масштабын ассызыклады.
Күренекле галим-педагог, педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Резедә Фаил кызы Мөхәммәтшина хезмәтләре Татарстаннан читтә дә киң танылган, диде ул. Резедә Фаил кызының рус һәм татар мәдәниятләре диалогын үстерүгә, күпмәдәни мохиттә әдәбият укытуга, рус телен һәм Россия халыкларының туган телләрен яклауга керткән өлешен аерым билгеләп үтте министр. «Безнең йөрәкләрдә якты хәтер калачак. Ул халыкның яраткан кызы иде», – диде министр.
- Казанда Резедә Фаил кызы Мөхәммәтшина белән хушлашу бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ишегалдында узды. Анда туганнары, хезмәттәшләре, укучылары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Резеда Фаил кызы 22 июльдә 62 яшендә вафат булды.
- Резеда Мөхәммәтшина мәктәп укытучысыннан алып Лев Толстой исемендәге рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе профессоры һәм деканына кадәр юл үтә.
- Ул Казан методика мәктәбенең күренекле вәкиле, әдәбият укыту буенча фундаменталь хезмәтләр авторы, аның «Әдәби белем бирү системасында рус һәм татар мәдәниятләре диалогы» дигән монографиясе Россиянең күп кенә төбәкләре укытучылары өчен өстәл китабына әверелде. Үз эшчәнлеге өчен ул югары бүләкләргә, шул исәптән «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеменә һәм А.С.Пушкин медаленә лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз