Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда КФУ профессоры Резедә Мөхәммәтшина белән хушлаштылар
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ишегалдында педагогика фәннәре докторы, профессор Резедә Фаил кызы Мөхәммәтшина белән хушлаштылар. Ул 62 яшьтә вафат булды. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күренекле галимне соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, укучылары, хакимият һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, тантананы ачып, Резеда Фаил кызының мәктәп укытучысыннан алып профессор һәм Лев Толстой исемендәге Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе деканына кадәрге озын юл үтүен, мәдәниятләр диалогы концепциясен эшләүгә керткән өлешен һәм педагогларның күп буыннары өчен нигез булган хезмәтләрен билгеләп үтте. Ләкин иң мөһиме - аның кешелек сыйфатлары, диде.
«Ул безнең коллективның җаны һәм зирәк остазы иде. Җитди эшкә керешкәндә, шаярта идек: әгәр Резеда Фаил кызы бу эшкә тотынса, теләсә кайсы кеше, аның чакыруын ишеткәч, бөтен эшен ташлап, аның артыннан яланаяк йөгерәчәк», - диде Рәдиф Җамалетдинов.
КФУ ректоры Ленар Сафин университет исеменнән кайгы уртаклашты. «Без зур галимебезне, остазыбызны югалттык. Якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр», - дип искәртте ул.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аның хезмәтләрен республикадан читтә дә белүләрен, ә үзе «халкыбызның яраткан кызы» булуын билгеләп үтте.
«Аның эчендә тирә-юньдәгеләрнең хәлен тоеп торган локатор бар иде», - дип искәртте Федераль туган телләр институты директоры урынбасары Саргылана Брызгалова.
ТР Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева аны «мәдәниятләр арасындагы күпер» һәм яшь хатын-кыз галимнәр өчен үрнәк дип атады. Резеда Фаил кызының укучысы Дмитрий Гордиенко әйтүенчә, нәкъ менә ул аңарда талант күреп алган һәм театр лабораториясен булдыруны хуплаган.
15 елдан артык аның белән бергә эшләгән Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе деканы Антон Афанасьев: «Сезнең белән бергәләп фикер алышкан барлык планнар да тормышка ашырылачак», - дип вәгъдә итте.
Мәскәү дәүләт университеты, А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты, шулай ук Колумбия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Бурятия, Якутиядән кайгы уртаклашу телеграммлары килде.
Хушлашу мәрасиме мәрхүмә рухына багышлап дога кылу белән тәмамланды. «Резеда Фаил кызының исеме Казан университеты һәм Россия әдәбият укыту методикасы тарихында мәңге сакланачак», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз