Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин ике телле балалар бакчаларына грант турында: Алар өчен бу Тукай премиясе
Бүген Казанның Совет районында урнашкан «Курай» 3нче балалар бакчасында 2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына лаек булган 20 балалар бакчасы бүләкләнде. Тантаналы чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
«Мин балалар бакчаларында тудырылган мохит белән һәрвакыт хозурланам, сокланам!»
«Балаларны яратып, аларның күңелен күреп, гомерләрен алар белән үткәрүче, мәгарифне сөюче, көчегезне, белемегезне кызганмыйча, тормышыгызны аларга багышлаган илаһи гүзәл затлар сез!» – дип сәламләде министр балалар бакчалары мөдирләрен.
«Мин балалар бакчаларында тудырылган мохит белән һәрвакыт хозурланам, сокланам. Бакчага кергәч мөдир, тәрбиячеләр, балалар каршы ала. Шул мохиткә кереп чумасың да, шуннан чыгасы да килми. Балаларга карап тору үзе бер бәхет ул. Авыр вакытларда мин гел балалар бакчасына барам, чөнки биредә кәеф күтәрелә», – дип Илсур Һадиуллин фидакяр хезмәтләре өчен аларга рәхмәтен җиткерде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Министр балалар бакчалары мөдирләренә бәхет теләде. Аның фикеренчә, хатын-кыз бәхетле булса, балалар бакчасында да бәхет яшәячәк. «Сез бик җитди кешеләр, балалар ике телдә тәрбияләнерлек шартлар, мохит тудыра беләсез. Бала туган телен белә икән, рус телен дә белергә, яки милләте белән рус икән, республиканың икенче дәүләт телен белергә тиеш. Күп телләр белгән кешенең күңеле бай була», – диде.
Илсур Һадиуллин балалар бакчалары хезмәткәрләренең ата-аналар белән дә тыгыз эш алып баруын билгеләп үтте. «Сез изге бурыч үтисез, балаларны, ата-аналарны, безне дә тәрбиялисез, бу дөньяга башкача карарга өйрәтәсез. Кешенең шәхес буларак тәрбиясе балалар бакчасыннан башлана. Гаиләдә туган баланы ата-аналар ышанып балалар бакчасына тапшыра. Куйган хезмәтегезнең җимешен тоеп яшәргә язсын», – дип теләде министр.
Ул балалар бакчасына акча бүлеп бирсәң, аларның әйтеп бетергесез гүзәллек кора белүләрен искәртте. Сүз уңаеннан, грант күләме 500 мең сум. «Хөкүмәтебез биргән акчага балалар бакчалары матди базасын ныгыталар, яңарталар, уку әсбапларын тулыландыралар, балалар һәм әти-әниләр өчен туган телебездә, рус телендә, башка телләрдә сөйләшү өчен мөмкинлекләрне күбәйтәләр. Бу үзенә күрә зур җиңү. Балалар бакчалары өчен бу Тукай премиясе дип әйтергә кирәк», – диде Илсур Һадиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүгенге чара узган урын – Казанның Совет районындагы «Курай» 3нче балалар бакчасы да грантка лаек. Аның мөдире Энҗе Низамова бүгенге көндә тулысынча ике телне дә яхшы белгән тәрбиячеләр эшләвен әйтте. «Аралашу, бәйрәм чаралары, ата-аналар белән иҗади чаралар татар телендә үткәрелә. Татар гореф-гадәтләрен күрсәтәбез. Музейлар, театрлар белән тыгыз эшлибез. Нейропсихологик дәресләр дә үткәрәбез. Ата-аналар белән репетицияләр дә уза. Балаларда һәм ата-аналарда татар теленә карата мәхәббәт уятырга тырышабыз. Конкурска тәкъдим иткән проектта, бер яктан, музей педагогикасын, икенче яктан, ата-аналар белән эшне күрсәттек. Без Казанның матур тарихи биналары, татар ашлары, бишек җырлары буенча да бәйгеләр үткәреп торабыз», – дип сөйләде Энҗе Низамова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Максатыбыз – кечкенәдән туган телен яраткан, халкына тугры булган, милли хәзинәләрен кадерләгән балалар тәрбияләү»
Саба районының «Тимершык» авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Гүзәл Фазылова сүзләренчә, татар телле балалар бакчасында алар өч яшьтән алып балаларга рус телендә дә белем бирә. «Бездә 2016 елдан ике телдә өйрәтү бара. Рус теле дәресләрен аерым тәрбияче алып бара. Максатыбыз – кечкенәдән туган телен яраткан, халкына тугры булган, милли хәзинәләрен кадерләгән балалар тәрбияләү. Без сентябрь аенда проектта милли календарь тәкъдим иттек. Ул айлап эшләнгән, һәр айда милләтебезгә кагылышлы нинди бәйрәмнәр, истәлекле даталар бар, яисә төрле билгеле шәхесләрнең туган көннәре – шулар кертелгән, шуның нигезендә эшне алып барабыз. Атналык календарь дә булдырдык. Балалар күренекле даталарны шунда билгелиләр. Моны балаларга үтемле чара дип таптык», – диде.

Югары Ослан районының «Солнышко» балалар бакчасы мөдире Гөлшат Насыйбуллина бакчага йөрүче 120 баланың нибары 21е генә татар булуын әйтте. Биредә татар теле дәресләре педагогы барлык балаларга татар теленә мәхәббәт уятырга тырыша.
Теләче районының 2нче балалар бакчасы мөдире Фәридә Хәсәншина «Татар-информ» хәбәрчесенә үзләрендә тәрбия эшен әкиятләр нигезендә алып бару үзәккә куелганын әйтте. «Бу конкурста бик теләп катнаштык. Коллективым бик ярдәм итте, әти-әниләр дә бик булышты – бердәм хезмәт нәтиҗәсендә җиңүгә ирештек. Безнең проектлар әкиятләр аша телләрне өйрәнүгә корылган. Без татар телендә тәрбия һәм белем бирүче милли балалар бакчасы булгач, аерым рус телен өйрәнәбез. Балалар рус телен бик тиз отып ала. Татар теле дә, рус теле дә бертигез яхшы дәрәҗәдә куелган. Әти-әниләр белән дә бик күп әкиятләр куябыз. Элек татар телендә генә булса, хәзер рус телендә дә әкиятләр куела», – диде.
Лениногорск районының Шөгер авылындагы «Тургай» балалар бакчасы мөдире Сания Якупова балалар бакчасында татар теле тәрбиячесенең мактауга лаек эшен билгеләп узды. «Балалар бакчасында гына эшләп калмыйча, без китапханә, мәктәп, клуб белән тыгыз элемтәдә. Әти-әниләр бик булышалар. Балаларны ике телне дә өйрәнүгә төрле уеннар ярдәмендә җәлеп итәбез», – диде.

Чирмешәннең «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Наталья Чернова әйтүенчә, конкурста аларның икенче тапкыр катнашуы. Беренчесендә җиңә алмасалар, хәзер бәхет елмайган. «Без Татарстан халыклары кыйммәтләрен үзәккә алдык, проект ясадык. Әти әниләр, педагоглар, балалар белән бергә театр булдырдык, фольклор ансамбль туды. Ата-аналарга бик ошый, алар актив катнашучылар. Алар безгә килә дә, бергәләп сценариен төзибез. Алар бәйрәмнәрдә нәрсә күрергә теләгәннәрен әйтәләр», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Тантанада катнашучылар өчен бүген музыкаль бүләкләр дә күп булды. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың өч баласы да шушы балалар бакчасында тәрбияләнгән. Алар гаиләсе белән чыгыш ясады. Шулай ук Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, Рөстәм Асаев чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз