Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына лаеклылар бүләкләнде
Бүген Казанның Совет районында урнашкан «Курай» 3нче балалар бакчасында 2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына лаек булган оешмаларны бүләкләү тантанасы узды.
Балалар бакчасында ике телдә тәрбияләүне популярлаштыру, балаларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү буенча балалар бакчаларындагы иң яхшы педагогик коллективларны ачыклау максатыннан 2013 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга 2013 елдан 2026 елга кадәр грантка республиканың 258 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы лаек булганын әйтте.
Быел исә грант алуга Татарстанның 29 муниципаль берәмлегеннән 37 балалар бакчасы теләк белдергән.
Болар Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч Тукай, Саба, Теләче, Чирмешән районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре. Шулар арасыннан 20 җиңүче сайлап алынган.
Илсур Һадиуллин тантанага килгән җиңүче мөдирләрне сәламләде. «Балаларны чын күңелдән яратучы, аларга көчегезне, хезмәтегезне кызганмыйча тәрбия һәм белем бирүче илаһи зат ияләре сез», – дип мөрәҗәгать итте министр. Ул аларның балалар бакчасына кергәч, чыгасы килми торган рәхәт мохит тудыручылар булуын ассызыклады. Башкарган хезмәтләре өчен рәхмәттен җиткерде.
1 этап – 26 гыйнварда сабыйларга ике телдә белем бирүне каилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау рәвешендә узган.
2 этап – 28 гыйнвардан 6 февральгә кадәр эксперт комиссия урыннарга чыгып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирү буенча грантка дәгъва кылучыларның эшчәнлек нәтиҗәлелегенә бәя биргән.
Грант күләме – 500 мең сум. Бу акчалар балалар җиһазларына, уенчыкларга, дидактик кулланмаларга, балаларның үсеше өчен төрле материалларга тотылырга тиеш.
2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына түбәндәгеләр лаек булган:
- Нурлат районының «Алсу» 15нче балалар бакчасы
- Казанның Вахитов районының 214нче балалар бакчасы
- Казанның Совет районында татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 3нче балалар бакчасы
- Алабуга районының «Ласточка» 18нче балалар бакчасы
- Казанның Мәскәү районының 291нче балалар бакчасы
- Балтач районының 1нче балалар бакчасы
- Мөслим районының «Күбәләк» балалар бакчасы
- Мамадвш районының «Миләшкәй» 10нчы балалар бакчасы
- Теләче районының 2нче балалар бакчасы
- Югары Ослан районының «Солнышко» балалар бакчасы
- Бөгелмә районының «Ладушки» 20нче балалар бакчасы
- Биектау районының «Гөлчәчәк» Дөбъяз балалар бакчасы
- Түбән Кама районының баланың үсеш үзәге – «Подсолнушек» 90 нчы балалар бакчасы
- Азнакай районының «Сандугач» 21нче балалар бакчасы
- Кукмара районыныэ «Ромашка» 10нчы балалар бакчасы
- Апас районының «Солнышко» балалар бакчасы
- Саба районының «Кояшкай» Тимершык балалар бакчасы
- Лениногорск районының «Тургай» Шөгер балалар бакчасы
- Чирмешән районының «Ромашка» 1нче балалар бакчасы
- Питрәч районы Көек авылында «Сказка» 2нче балалар бакчасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз