Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин Россиякүләм фән олимпиадалары буенча Татарстанның өчлеккә керүен әйтте
Беренче урында Мәскәү, икедә - Мәскәү өлкәсе.
Казанда Россия һәм Татарстан күләм фән олимпиадаларына йомгак ясап, җиңүче һәм призерларны бүләкләделәр. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә өченче урынны яулаган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
«Бу елны да үз мөмкинлекләребезне акладык. Россия күләмендә без өченче урында. Беренче урында Мәскәү, икедә – Мәскәү өлкәсе, өчтә – без. Канга батып көрәшмәсәк тә, ел дәвамында Татарстан белән Санкт-Петербург арасында интеллектуаль яктан укучылар һәм укытучылар белән көчле көрәш барды һәм без җиңеп чыктык», – диде министр.
Бөтенроссия олимпиадаларында быел Татарстаннан 251 укучы җиңүче һәм призер исемен яулаган. Узган ел белән чагыштырганда быел 14 җиңүче һәм призерга күбрәк. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган тантаналы чарада илкүләм олимпиада җиңүчеләренә 200 мең, призерларга 100 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырдылар.
Илсур Һадиуллин зур күрсәткечләр өчен мәктәп һәм ата-аналарга рәхмәт әйтте.
«Бу балаларның, укытучы, мәктәп, директорларның һәм, әлбәттә, ата-аналарның бергә куйган хезмәте. Балага ярдәм итмәсәң, булган мөмкинлекләрен үстерергә көч биреп тормасаң, бу җиңүләр булмас иде. Кемдер укуда, кемдер спортта, кемдер җырда, кемдер эшче һөнәрләрне сайлый. Аларның һәрберсен котлый һәм рәхмәт әйтә белергә кирәк», – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз