news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ил һәм республикакүләм фән олимпиадасында җиңгән укучыларны бүләкләделәр

Россиякүләм олимпиадада җиңү яулаган укучыларга 200 мең бирделәр.

Казанда ил һәм республикакүләм фән олимпиадасында җиңгән укучыларны бүләкләделәр
Рамил Гали

Казанда Россия һәм Татарстанда фән олимпиадаларында җиңгән укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучы, остазларны бүләкләделәр. Тантаналы чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин илкүләм олимпиадада җиңгән укучыларга Татарстан хөкүмәте 200 мең күләмендә акча биргәнен әйтте.

«Рәисебез узган ел җиңүчеләргә бүләкне 200 мең, призерларга 100 мең күләменә кадәр арттырды. Бала мәктәптә укыганда ук 200 мең акча ала. Ул бала, ата-ана өчен бик зур ярдәм», – диде Илсур Һадиуллин. 

Министр уку елы азагында җиңүче укучыларны котлауны Укытучылар һәм остазлар елының иң мөһим чараларының берсе дип атады.

«Безнең өчен бик мәртәбәле һәм кирәкле вакыйга. Бу бәйрәм – укучыларның ел буе тырышкан хезмәтләренең җимеше. Россия күләмендә республиканы яклаучы, дәрәҗәсен арттыручы егет-кызларның бүгенге сәхнәгә менеп, хөкүмәтебез тарафыннан бүләк алулары зур әһәмияткә ия. Һәр баланың сәхнәгә менүе һәм үзенә бирелгән грамотаны тотып торуы алар өчен дан минуты», – диде ул.

Чарада Татарстан район, шәһәрләреннән килгән 400дән артык укучы һәм 350ләп укытучы, остазлар катнашты. Җиңүче һәм призерларны сәхнәгә чыгарып, махсус парад үткәрделәр. Һәрбер бала диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова укучыларга Татарстанны данлаулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бу залда утырган балаларның укуга, тормышка булган мөнәсәбәтен чын күңелдән хөрмәт итәм. Алар үзләренә максат куйдылар һәм максатларына ирештеләр. Шулай итеп Татарстанны, укытучыларын, мәктәпләрен, директорлары данладылар. Без сезне хөрмәт итеп, алдыгызда башны түбән иеп котлыйбыз. Бу мәйданчык сезнең алга таба уңышларыгызның башлангычы булсын», – диде Людмила Ногманова.

Ул шулай ук укытучыларны да котлап үтте. «Бүген укытучыларның, гомумән, республиканың педагогик берләшмәсенең кәефе шәп», – диде Людмила Ногманова.

«Иң күбе укучылар да, чыгарылыш класслар да түгел, ә укытучылар укый. Алар гомер буе, көн саен нәрсәдер өйрәнәләр. Шуның нәтиҗәсендә безнең шундый искиткеч талантлы укучыларыбыз бар. Шундый супер искиткеч тандем», – дип котлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100