Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: «Әхсән хатлары» китабы һәр укучының өстәл китабына әверелергә тиеш
«Халкыбызның матурлыгын, аның асыл егетләрен, хезмәтләрен яшьләргә җиткермәсәк, тарихыбыз өзелеп калачак», — ди министр.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган «Әхсән хатлары» китабы мәктәптә һәр укучының өстәл китабына әверелсен иде дигән теләген әйтте.
«Равил абый иҗат иткән әсәрләр аша берничә буын тәрбия алган. Бу китап безнең өчен бик зур табыш, куаныч. Хәзерге вакытта язучыларыбызның иҗат җимеше аша балаларны тәрбияләү, әти-әниләренең күңел кылларына барып җитү — барыбызның бурычы. Бу эш белән шөгыльләнергә һәм аны җиренә җиткереп эшләргә халкыбызның хокукы бар», — диде ул «Татар-информ»да китапны тәкъдим итү кичәсендә.
Илсур Һадиуллин Равил Фәйзуллинның тугын ягы күп шәхесләр биргән авыл булуын искәртте. «Балтач авылында туганым Гарифулла Шәйдуллин озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Алар Равил абый белән бик яхшы танышлар иде. Алар безнең нәселдә мәгариф системасына кереп китүебез, аны яратуыбызда төп рольне уйнаган кешеләр», - диде ул.
«Әгәр халкыбызның матурлыгын, аның асыл егетләрен, хезмәтләрен, башкарган эшләрне яшьләргә җиткермәсәк, аны үстермәсәк, дәвамчанлыгын тапмасак, безнең тарихыбыз өзелеп калачак», - ди мәгариф һәм фән министры.
- «Әхсән хатлары» – Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган китап. Эпистоляр жанрда иҗат ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз