news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы Балтач авылында шагыйрь Равил Фәйзуллинның музее ачыла

“Музейны Равил абыйның үзе белән киңәшләшеп эшлибез”, - диде Нурия Хашимова.

Балык Бистәсе районы Балтач авылында шагыйрь Равил Фәйзуллинның музее ачыла
Рамил Гали

Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылын урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның музее ачылачак.

“Бүгенге заман таләпләренә туры килгән музейны эшләп бетереп ятабыз. Ачарга ниятебез бар. Бу эшкә архитектор, төрле белгечләр җәлеп ителгән. Музейны Равил абыйның үзе белән киңәшләшеп эшлибез. Матур гына музей булыр дип уйлыйм”, - диде Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова “Татар-информ”да китапны “Әхсән хатлары” китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Музей быел май аенда ачылачак.

Нурия ханым әдипнең яңа китабы чыгуы белән дә тәбрикләде. “Бу китапка күпме хезмәт салынгандыр, күпме йокысыз төннәр булгандыр, шуның өчен Сезгә рәхмәт әйтәбез”, - дип билгеләп үтте ул.

  • «Әхсән хатлары» – Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган китап. Эпистоляр жанрда иҗат ителгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100