news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Айнатуллов: Нәҗип Җиһанов кадрлар мәсьәләсен кайгыртты, алдан уйлап эш итте

Илсур Айнатуллов: Нәҗип Җиһанов кадрлар мәсьәләсен кайгыртты, алдан уйлап эш итте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Нәҗип Җиһанов исемендәге агач һәм тынлы музыка уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган артисты Илсур Айнатуллов Татарстан Милли музеенда композитор Нәҗип Җиһановның музыкаль белем бирү йортларында кадрлар мәсьәләсен кайгыртуы, алдан уйлап эш итүе турында искә алды.

«Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки Нәҗип абый исән вакытында аның белән таныш идем. Ул Композиторлар берлеген җитәкләгән вакытта композиторларга, музыка белгечләренә фольклор экспедицияләренә бару бурычын куйган. Алар авылларга кайтып, халык авыз иҗатын җыеп йөргән. Авыллардагы талантлы балаларга да игътибар иткәннәр. Соңыннан балаларны музыка уку йортларына чакырды, алар инде танылган, күренекле музыкантлар булып өлгерде. Шуларның берсе – мин», - диде ул чыгышында.

Консерваториядә белем алганда Илсур Айнатуллов студентлар симфоник оркестрында лаборант-инспектор булган. «Оркестрда уйнаудан тыш, ноталар да ташып йөрдем, Нәҗип Гаязович белән дә шул вакытта күп аралаштым. Ул бик гади, ачык кеше иде. Консерваторияне тәмамлаганда мине чакырып алды да: «Дустым, сиңа укуыңны дәвам итәргә кирәк», - дип киңәш бирде. Нәҗип абый иртәгесе көнне алдан уйлап эш иткән дип уйлыйм, кадрлар мәсьәләсен дә хәл итеп калдырган: бүген мин педагогымның эшен дәвам итәм», - диде ул.

«Нәҗип Җиһановка рәхмәтлемен. Ул җитди төстә: «Консерваториядән чыккач, безгә кире әйләнеп кайт», - диде. Мәскәүдә укыганнан соң, аның сүзен тыңлап, Казанга консерваториягә укытырга кайттым. Дөрес эшләгәнмен дип саныйм. Аның җитәкчелегендә бик көчле композиторлар үсеп чыкты, композиторлар мәктәбе булдырылды», - диде профессор.

Музыка белгече Нәҗип Җиһановның татар халык җырларына нигезләнеп иҗат итүен әйтте. «Ул аны шулкадәр академик форматта эшкәртә, әсәрләре колакка ята иде. Бүген бездә Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры, Казан дәүләт консерваториясе, музыка көллиятләре бар икән, болар барысы да – Нәҗип Җиһановның тырышлыгы белән булдырылган», - диде Илсур Айнатуллов.

«Нәҗип Гаязовичның үлеме минем күз алдында булды. 1988 елда Башкортстанда Татарстан мәдәнияте көннәре уздырылган вакытта аның «Җәлил» операсының концерт куелышы булды. Аның бите тиргә баткан, күзләре яшьләнгән иде. Залда утырган бар халык елады. «Сау бул, Казан» ариясе опера башында яңгыраса, концерт куелышында аны азактан гына җырладылар. Арияне Нәҗип Җиһанов һәм дирижер Фуат Мансуров шулай җырларга кирәк дип тапты. Шушы концерттан соң Нәҗип ага үзе дә китеп барды», - дип искә алды ул.

Илсур Айнатуллов Нәҗип Җиһановны күренекле, бөек шәхес дип атады. «Аны якыннан белгән кешеләр минем белән килешер дип уйлыйм. Без аңа рәхмәт сүзләрен бүген дә әйтәбез», - дип өстәде.

  • Кичә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә композиторның иҗат тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын алган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100