Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Туган тел укытылмаган бер генә мәктәп тә булырга тиеш түгел
«Туган телне өйрәнү ярты сәгать, бер сәгать, сәгать ярым, 1,75 кә кала алмый, чит тел өч сәгать укытыла икән, безнеке дә шуннан ким булырга тиеш түгел», — диде мәгариф һәм фән министры.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Татарстанда туган тел укытылмаган бер генә мәктәп тә булырга тиеш түгел.
«Башкарылган эшләр әһәмиятле, ләкин безнең алда тагын да зур бурычлар тора. Күп кенә сораулар туа — реестрга кертелгән кайбер уку планнарында, гомумән, туган тел пункты кертелмәгән, шул нисбәттән Президентыбыз имзасы белән хат юлланды, үзебез дә барып кайттык, яңадан эшләр алып барабыз. Безнең хат нигезендә, Мәгариф министрлыгы үзенең оешмаларына бирем йөкләде, аның буенча эш алып барыла», — диде министр.
«Хәзерге этапта туган тел булмаган бер генә мәктәп тә булырга тиеш түгел. Республикада 90 еллардан бирле төзелгән милли мәгариф ныклы фундаментында басып тора, шуңа күрә „гариза булган очракта“ дигән искәрмәләргә сылтама белән бер генә мәктәп директоры да, завучлар, сыйныф җитәкчеләре һәм башка укытучылар да „безнең мәктәбебездә туган телләрне укытуга мөмкинлекләр юк“ дип әйтергә хакы юк», — диде Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, республикада 1411 мәктәпнең барысында да шушы еллар дәвамында туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырылган. «Туган телләр булачак, ләкин туган телне өйрәнү ярты сәгать, бер сәгать, сәгать ярым, 1,75 кә кала алмый, чит тел өч сәгать укытыла икән, безнеке дә шуннан ким булырга тиеш түгел. Туган телебез ул кадерле, аның буенча эшне алып барабыз», — дип әйтте республиканың мәгариф министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз