news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин яңартылган ФГОС буенча Татарстаннан хат юлланганын әйтте

Ул стандартларда Россия халыклары телләре һәм республикаларның дәүләт телен укыту буенча искәрмәсе каршылык китереп чыгарырга мөмкин, дип саный.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңартылган мәгариф стандартларына төзәтмәләр кертү өчен Татарстаннан хат юлланган. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгышыннан билгеле булды.

Ул узган 2021 елда башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартлары расланганын искәртте. «Анда Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телен сайлап алу мөмкинлеге бар, һәм ул уку планының мәҗбүри өлешендә булган „Туган тел һәм әдәбият“ предметы өлкәсенә кертелгән», — диде. Канун нигезендә, туган тел буларак өйрәнү телен укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) сайлый.

Илсур Һадиуллин мәгариф өлкәсендә яңартылган стандартлар (ФГОС) 2022 елның 1 сентябреннән кертеләчәген искәртте.

«Стандартларда рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен, Россия халыклары телләре һәм республикаларның дәүләт теле, уку йортының мөмкинлекләреннән чыгып һәм ата-аналар (законлы вәкилләр) гаризасы буенча гамәлгә ашырыла — дигән искәрмә куелган. Бу исә ата-аналар уку предметы сыйфатында туган телне сайламаганда, „Туган тел һәм әдәбият“ предмет өлкәсенең мәҗбүрилеген инкарь итә һәм фикер каршылыклары китереп чыгарырга мөмкин. Бу бик „кызык“ һәм кызганыч хәлгә китерергә мөмкинлек бирүче искәрмә», — дип саный министр.

«Тел мәсьәләләрен сноскалар, ягъни искәрмәләр белән генә хәл итеп булмый», — ди ул. Хәзерге вакытта Россия мәгариф академиясенең мәгарифне үстерү стратегиясе институты төп белем бирү программаларының якынча проектларын эшләгәнен һәм «Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» сайтына урнаштырганын әйтте.

«Югарыда әйтелгән искәрмә нигезендә, әлеге документларда булган уку планнарының кайбер вариантларында „Туган тел һәм әдәбият“ фән өлкәсен өйрәнү төшереп калдырылган. Безнең тарафтан ТР Президенты имзасы белән РФ мәгариф министры исеменә проектларга „Туган тел һәм әдәбият“ предмет өлкәсен укытуны оештыру буенча төзәтмәләр кертү кирәклеге турында хат юлланды», — дип сөйләде министр.

Шулай ук, Мәгарифне үстерү стратегиясе институтына һәм федераль укыту-методик берләшмәсенә тәкъдимнәр җибәрелгән. «Федераль министрлык белән эш дәвам итә», — диде.

«Канун нигезендә белем бирү программасы мәктәп тарафыннан мөстәкыйль эшләнә, кабул ителә һәм гамәлгә ашырыла, шул исәптән предметларны өйрәнүгә бирелә торган сәгатьләр саны да», — дип ачыклык кертте Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100