news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов урынбасары Разил Вәлиевнең телне гадиләштерүгә каршы булуын әйтте

Журналистлар берлеге рәисе фикеренчә, заманадан калышырга ярамый.

Илшат Әминов урынбасары Разил Вәлиевнең телне гадиләштерүгә каршы булуын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры үзенең урынбасары Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең татар телен гадиләштерүгә каршы булуын әйтте.

«Разил Вәлиев татар телен гадиләштерүгә каршы. Аның фикеренчә, әдәби татар теле булырга тиеш. „Кеше шуны тыңлап, әдәби татар теленә өйрәнергә тиеш“, — дип әйтә ул. Бөтен телне гадиләштерсәк, фикер дә саерак булачак, ди. Мин аның белән килешмим», — диде ул «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә.

Илшат Әминов дөнья үзгәрә, тел үзгәрә, шуңа күрә заманадан калышып булмавын әйтте. «Алтын урталыкны табу юлын әлегә белмим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100