news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Әминов заманча журналистның һөнәри стандартларын формалаштырырга тәкъдим итте

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов фикеренчә, яңа квалификация таләпләрен, заманча журналистның һөнәри стандартларын формалаштырырга тырышырга кирәк. Бу хакта ул Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында сөйләде.

«Монда без югары мәктәпсез эшли алмыйбыз. Шуңа күрә бүген съездга абруйлы кешеләр килде: КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский һәм КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин. Алар бездән кадрлар әзерләү өчен профессиональ заказ көтә. Без алардан универсаль белгечләр көтәбез. Безгә бер мизгелдә берләшергә кирәк», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot