news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов халыкара дәрәҗәдә видеоконтент җитештерү кирәклеген әйтте

Илшат Әминов халыкара дәрәҗәдә видеоконтент җитештерү кирәклеген әйтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Россия һәм халыкара дәрәҗәдә ярышу мөмкинлеге булган видеоконтент җитештерү булдыру кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында сөйләде.

«Видеоконтентта татар, рус һәм инглиз телләрендә тапшырулар алып барылырга тиеш. Мәгълүмат киңлегендә глобаль дәрәҗәдә көндәшлек арта. Яңа тенденцияләр журналисттан төрле һөнәрләрне үзләштерүне таләп итә. Бу үзгәрешләр, таләпләргә бәйле. Без заманча аралашу чаралары, алдынгы гаджетлар, видео төшерү, тавыш режиссеры, монтаж ясау, компьютер графикасы рәссамы күнекмәләре белән эшли белергә тиеш. Алар барлыкка килә һәм аларга яраклаша белергә кирәк. Һәр осталыкка аерым өйрәтергә кирәк», – диде Илшат Әминов.

Аның фикеренчә, бүгенге көннең иң мөһим таләбе – һәр яңалыкны визуальләштерү. «Ләкин телевидение үлми. Киресенчә, барлык газета редакцияләре, радиостанцияләр, электрон басмалар, журналлар бүген бер зур телевидениегә әверелә. Телевидение сүзе ошамый икән, әйдәгез «визуаль эчтәлек җитештерү заводлары» дип атыйк. Асыл үзгәрми», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100