news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов Татарстан журналистларына хәрби хәбәрче статусын бирүне сорады

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов махсус хәрби операция зонасына редакция йөкләмәләренә барып кайтучы республика журналистлары өчен хәрби хәбәрче статусын рәсмиләштерүне сорады. Бу хакта ул «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында әйтте.

«Татар-информ» хәбәрчесе Равил Мөкменов, ТНВ хәбәрчеләре Зөфәр Дәүләтшин, Ленар Вәлиуллов, операторлар Андрей Ключников һәм Булат Әбделманов үз гомерләрен куркыныч астына куеп, махсус хәрби операциядә – алгы сызыкта эшли. Алинә Сөләйманова Донбасста корреспондент пукнты оештырды», - диде Илшат Әминов чыгышында.

Аның аңлатуынча, Татарстан Журналистлар берлеге әлеге кешеләргә хәрби хәбәрче статусын бирә алмый. «Аларны хәтта иминиятләштерә дә алмыйбыз – иминият компанияләре аларны иминиятләштерми. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмовның ярдәменә өметләнәбез. Бу гаделсезлекне төзәтик», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100