news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Бүгенге көндә стандарт фикерләве булмаган шәхесләр халыкта ышаныч тудыра

Илшат Әминов: Бүгенге көндә стандарт фикерләве булмаган шәхесләр халыкта ышаныч тудыра
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов фикерләүләре белән аерылып торган затларга, шәхесләргә халыкның ышаныч белдерүен әйтте. Бу хакта ул Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында сөйләде.

«Татарстан журналистикасы гомумдөнья тенденциясенә каршы килә һәм кире юнәлештә бара. Буген көндә массакүләм мәгълүмат чаралары институтларының, редакцияләрнең роле кими бара. Ләкин шунысы гаҗәп: массакүләм мәгълүмат чараларында билгеле бер затлар әйткән фикернең әһәмияте арта бара. Хәзерге заманда стандарт фикерләмәгән исемнәр, шәхесләр халыкта ышаныч уята. Мәсәлән, Ксения Собчактан да көләргә, Владимир Соловьевтан гаҗәпләнергә мөмкин, әмма аларның аудиториясен тартып булмый. Ә ул бик зур», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.

Аның әйтүенчә, республика журналистикасында фикерен әйтә белгән яңа журналист исемнәре бик аз. Исемнәре колакта яңгырап торган һәм Татарстанга интернет үтеп кергәнче медиа киңлектә үз аудиториясен булдырган журналистлар арасында ул Владимир Шевчук, Елена Чернобровкина, Исмәгыйл Шәрәфиев, Юрий Николаевны атады. «Моның сәбәбе – тармакта уртача хезмәт хакының түбән булуы», - дип аңлатты ул.

«Бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы һөнәребезнең абруен күтәрүгә берничек тә ярдәм итми. 35-40 мең сумлык уртача хезмәт хакы яңа исемнәр барлыкка килүгә берничек тә этәргеч була алмый. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил иткән, ә яшәү минимумы — 14 мең сум. Яшәү минимумы дәрәҗәсендә яшәүче журналист нәрсә турында яза алсын соң? Минемчә, безнең тармакта уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Һәм мин моны исбатларга җыенам», - диде Илшат Әминов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100