Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Әминов: Без Татарстанда эшләүче журналистлар булуыбыз белән бәхетле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

19 май көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесенең (премиясенең) лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Лауреатларны котлау вакытында ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов Татарстанда эшләүче журналист булуның зур дәрәҗә һәм бәхет икәнлеген әйтте.
«Без бүген бу матур залда җыелдык, чөнки бүген безнең бәйрәм. Һәм ул бу залда үткәрелергә тиеш, чөнки без үзгәрәбез, дөньялар, заллар, театрлар үзгәрә, һәм без барыбыз да киләчәккә омтылып яшибез. Без Татарстанда эшләүче журналистлар булуыбыз белән бәхетле», – диде ул.
Котлау сүзләрен «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә җиткерде.
«Җиңүнең 80 еллыгы елында безнең бу бәйрәмне үзенчәлекле итәсебез килә иде. Быел республикада бик күп вакыйгалар узды һәм тагын көтелә әле. Безнең сезнең белән очрашасыбыз, тәэсирләребез һәм энергиябез белән уртаклашасыбыз килде. Татарстан матбугаты көне белән!» - дип котлады журналистларны ул.
Алар бергәләп «Журналистикага тугрылык өчен» һәм «Һөнәрдә иң яхшысы» дигән номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында безнең арадан күптән түгел генә киткән ТНВның яңалыклар хезмәте продюсеры 50 яшьлек Радик Фәрхуллин да бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз