Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бәллүр каләм - 2025» лауреатлары билгеле булды
Лада Гранта машинасы 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Александр Маловка бирелде.

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесенең (премиясенең) лауреатларын бүләкләделәр. Гран-прига — журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, журналистлар берлеге әгъзасы Александр Малов лаек булды. Аңа 98 яшь.
«Минем героик-фаҗигале буын үз эшен эшләде һәм халык, дәүләт алдындагы бурычын үтәде. Ул халкыбызның алдагы өч буынына тыныч тормыш тәэмин итте. Кызганыч, дүртенче буын яңадан корал алырга тиеш. Ходай аларга моны лаеклы итеп башкарырга язсын», – диде ул.
Александр Маловка төп бүләк — Lada Granta машинасының ачкычларын Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Ул үзенең чыгышында массакүләм мәгълүмат чараларының халыкның бердәмлеген ныгытуын билгеләде.
- «Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге хезмәткәре Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләгән Фәрхуллин Радик Нурислам улы (үлеменнән соң);
- «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә «Лениногорские вести» газетасыннан Гәрәева Ильмира Әхсән кызы, «Республика Татарстан» газетасыннан Баһаветдинов Флер Нуретдин улы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләүче Җәләева (Комарова) Эльмира Рәшит кызы;
- «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасы редакциясе һәм «Яшел Үзән» газетасы редакциясе;
- «Мультимедияле редакция» номинациясендә «Болгар радиосы» редакциясе һәм «KazanFirst.ru» порталы.
- «Популяр блогер» номинациясендә Шакирова Фагыйлә Рәшит кызы һәм Сабиров Радик Рәшит улы;
- «Туган тел» номинациясендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Оренбург өлкәсендәге хәбәрчеләр пункты хәбәрчесе Әпсәләмова Фирүзә Хәсән кызы;
- «Ел телеоператоры» номинациясендә «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясендә эшләүче Вильданов Сергей Таһир улы;
- «Ел фоторепортеры» номинациясендә «ТАСС» мәгълүмат агентлыгыннан Алеев Егор Александрович;
- «Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе;
- «Ел медиаперсонасы» номинациясендә «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Удачина Гүзәл Любис кызы;
- «Россия Федерациясендә Гаилә елын иң яхшы яктырту» номинациясендә «Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе;
-
«Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы редакциясе» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасы редакциясе һәм «Нижнекамск-информ» мәгълүмат үзәге;
- «Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елын иң яхшы яктырту» номинациясе «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләүче Гыйбадуллина Ания Рәшит кызы һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе җиңү яуладылар.
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Рәхмәте хаты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Владимир Васильевка һәм «Татар-информ»ның реклама бүлеге хезмәткәре Динә Хәлимовага да тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз