news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илшат Әминов: 35-40 мең хезмәт хакы журналистикада яңа исем тудыруга этәргеч була алмый

Илшат Әминов: 35-40 мең хезмәт хакы журналистикада яңа исем тудыруга этәргеч була алмый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында катнашты. Ул журналистларының уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача күрсәткечтән ким булмавын теләвен әйтте.

«Бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы һөнәребезнең абруен күтәрүгә берничек тә ярдәм итми. 35-40 мең сумлык уртача хезмәт хакы яңа исемнәр барлыкка килүгә берничек тә этәргеч була алмый. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил иткән, ә яшәү минимумы — 14 мең сум. Яшәү минимумы дәрәҗәсендә яшәүче журналист нәрсә турында яза алсын соң? Минемчә, безнең тармакта уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Һәм мин моны исбатларга җыенам», - диде ул.

Аның фикеренчә, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларының архаик системасы бүгенге көн бурычларына җавап бирә торган үзгәрешләргә мохтаҗ.

«Мине дөрес аңлагыз: бу популизм түгел. Мин үз чыгышымның башында мәгълүмат кыры үсешенең хәзерге тенденцияләре турында шулкадәр җентекләп сөйләдем. Үткәндә яшәп, киләчәккә адым ясап булмый», — диде Әминов.

news_right_1
news_right_2
news_bot