news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илназ Галәвиевнең әтисен суд залына кертмәделәр

Бүген Татарстан Югары судында Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүм турындагы эш буенча суд процессы башланды. Хөкем ителүче Илназ Галәвиенең әтисен суд процессына кертмәделәр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Сәләхова яза.

Судка хөкем ителүченең туганнары – әтисе һәм апасы да килде. Приставлар кызны суд залына кертте, ә әтисенә чыгып китәргә кушты.

Хәзерге вакытта Югары судта янгын сигнализациясе яңгырады, суд процессы өзелде. Урында махсус хезмәтләр һәм кинологлар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot