news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бинада янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, Илназ Галәвиевка карата суд процессы өзелде

Бинада янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, Илназ Галәвиевка карата суд процессы өзелде
Елена Сәлахова

Татарстан Югары суды бинасында әле генә янгын сигнализациясе яңгырады. Илназ Галәвиевка  карата башланган суд процессы, кешеләрне эвакуацияләү сәбәпле, өзелде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Сәләхова урыннан хәбәр итте.

Хәвеф сигналы судья Галәвиевне сак астында тоту вакытын озайту турындагы карарны укый башлагач яңгырады.

Приставлар бөтен кешене дә ашыгыч рәвештә залдан чыгып китәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot