Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илназ Фазуллин:«Татарча диктант» акциясе – татар телендә сөйләшүче һәркемгә кирәкле гамәл
Бүген «Татмедиа»да Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен иң башта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, аннары «Ватаным Татарстан» газетасы оештырды. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин ахырдан фикерләре белән уртаклашып үтте.
«Татарча диктант» акциясе – татар телендә сөйләшүче һәркемгә кирәкле гамәл, дип саныйм. Быел аның оештырыла башлавына да 10 елдан артык вакыт узды. Менә бүген үзебез дә оештырырга булдык. Һәм монда «Ватаным Татарстан» укучыларын, кунакларны һәм хезмәттәшләрне генә түгел, ә яшь буынны да чакырырга булдык. «Адымнар» мәктәбенең 5нче сыйныф укучыларын да чакырдык. Дөресрәге, алар теләк белдерде дә, без кабул иттек. Миңа калса, бу бик матур күренеш булды. Димәк, үсеп килүче буын беренче чиратта Каюм Наасыйри кебек бөек әдипнең иҗаты белән танышты һәм үзләренең туган телне саклауга өлешләрен дә керттеләр», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Агымдагы елда Россиянең 68 төбәгендә һәм 26 илдә, шул исәптән Мисыр, Италия, Франция, Германия һ.б. бу төр диктантны үткәрү мәйданчыклары теркәлгән. Гомумән алганда, 7 меңгә якын мәйданчык булдырылган.

-
«Татарча диктант»ны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз