news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» «Татарча диктант» акциясен оештырды: Бердәмлек, белемгә омтылу сизелә

«Татар-информ» «Татарча диктант» акциясен оештырды: Бердәмлек, белемгә омтылу сизелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгын оештырды. Әлеге чараны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы трансляцияләде. Татмедиага килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәреләчәк. Диктант текстын «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина укыды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татмедиада «Татарча диктант» акциясен 2018 елдан бирле оештыра. Һәм иң мөһиме – төрле елларда текстны безнең редакциядә эшләүче журналистлар, мөхәррирләр укый. Быел да әлеге традициягә тугры калырга булдык. Ә инде төп үзенчәлек шунда – диктантны быел яшьләр арасыннан иҗат әһелләре язды», – диде Зилә Мөбәрәкшина.

Алар арасында «Интертат» сайты баш мөхәррир вазыйфасын башкаручы Гөлүзә Ибраһимова, веб-редактор һәм тәрҗемәче Илзирә Гыйздуллина, блогер-журналист, Фотографлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев, журналистлар Камилә Билалова, Милена Новикова, блогер Фәгыйлә Шакирова, «Мәдәни җомга» газетасының җаваплы редакторы Лилия Гаделшина һ.б. бар иде. «Акцияне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, төрле форматларда уздырып карарга ниятлибез», – диде ул.

Аның әйтүенчә, «Татар-информ» оештырган «Татарча диктант» акциясендә беренче тапкыр чит ил кешесе катнашты.

«Мин бу акциядә быел өченче тапкыр катнашам. Төркиядә яшәгәндә үк «Татарча диктант» турында ишетеп белә идем, ләкин анда катнашырга мөмкинлегем булмады. Мине быел да чакыруларына бик шатмын. Иң беренче килгәндә кирилл хәрефләре белән тоташтырмыйча яза идем, хәзер инде камилләштердем», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзлегеннән татар телен өйрәнүче төрек кызы, тумышы белән Төркиянең Бурса шәһәреннән Гамзә Нур Налбант.

Диктант тексты итеп Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләре тәкъдим ителде. Текст 180 сүздән тора.

«Мин «Татарча диктант» акциясендә дүртенче тапкыр катнашам. Татмедиага беренче тапкыр килдем, моңарчы КФУда катнашкан идем. Бу акция миңа бик ошый», - диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты, җырчы СуперАлисаның кызы Мәрьям Ибраһимова.

  • Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Журналист, хикәяләр авторы Айгөл Шәйхлисламова диктант текстын бик мәгънәле дип бәяләде. «Каюм Насыйри кебек тел галимебездән мөрәҗәгать, хәбәр алган кебек булдык. Эчтәлеге дә «Татарча диктант»ның максаты – тел аша кешенең матурлыгын күрсәтүгә туры килә. Көнкүрештә дә татарча сөйләмебезне тагын да матур, эчтәлекле, бай итәсе килде. Үземнең балаларыма татар телен тиешле дәрәҗәдә тагын да ничек җиткереп булыр, нинди алымнар, заманча ысуллар кулланып була дип уйландым. Татарча диктантта һәрвакыт бердәмлек, белемгә омтылу атмосферасы сизелеп тора», – дигән фикере белән уртаклашты ул.

«Бу акциядә мин беренче тапкыр катнашам. Диктантны язу авыр булмады, чөнки текст бик җайлы, эчтәлекле иде. Киләсе елларда да катнашырга теләгем туды», - диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хезмәткәре Айгөл Халирахманова.

Филолог, укытучы Илсинә Мөхәммәтгалиева фикеренчә, акция бик кирәкле һәм кызыклы. «Туганнарым арасында да онлайн диктант язучылар булды. Мәсәлән, туганнан туган апам шәһәрдә туып үскән Айгөл Гыйбадуллина үз теләге белән телевизордан тыңлап, диктант язды. Шулай ук, апаларым Нурзия Гарифҗанова белән Наилә Хәбибуллинаның онлайн тыңлап язуларына шатландым. Әнием – туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Мөхәммәтова үзе дә авылда мәктәптә «Татарча диктант» акциясе мәйданчыгын оештырды. Бу күренешкә күңел сөенә!» – диде ул.

  • Әлеге акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot