news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илназ Фазуллин: Яшьләр татар телле контентны кызык түгел дип уйлый иде

«Бу проблеманы чишү өчен, кызыклы һәм сыйфатлы видеолар эшләү мөһим», — ди «Ялкын» журналы мөхәррире.

Илназ Фазуллин: Яшьләр татар телле контентны кызык түгел дип уйлый иде
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин яшьләрнең татар телле контентны түбән дәрәҗәдә, кызык түгел дип уйлаганын әйтте.

«"Ялкын"редакциясе 3 ел элек төрле мәктәпләр укучылары арасында анкетлаштыру үткәрде. Татар телендә интернетта нинди контент, кайсы блогерларны карыйсыз, дигән сорау бирдек. Иң аянычлысы шул: татарча сөйләшүче яшьләр дә татар телле контентны әйтмәде», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, бу проблеманы чишү өчен, кызыклы һәм сыйфатлы видеолар эшләү мөһим. «Tatmedia junior» проектлары белән бу бурычка күпмедер дәрәҗәдә ирешә алдык, чөнки караучылар саны артты», — диде ул.

«Барысы да рус телле блогерларны карый иде. Безнең алда шушы аудиторияне татар телле контентны кабул итәргә өйрәтү бурычы тора», — диде Илназ Фазуллин.

Ул 13 проектны тормышка ашырганнарын, зур күрсәткечләргә ирешкәннәрен әйтте. «Яшьләрне шушы эшчәнлеккә җәлеп иттек. Мәсәлән, язын без Әлмәткә барып, "Tatmedia junior"ның мәктәбен булдырдык. Видеопроектлар эшләргә теләүче балаларны укыттык, өйрәттек. Алар «Әйдә, киттек» проектының бер чыгарылышын үзләре эшләде. Бу да зур нәтиҗә», — ди ул.

«Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студентлары безнең проектларда катнашып, видеолар төшерде. Яңа форматта эшләргә өйрәнде, тәҗрибә тупладылар. Араларында эшкә керүчеләр бар, безнең белән хезмәттәшлек итәләр. Алга таба да яшьләрнең килүен көтеп калабыз», — диде баш мөхәррир.

«Ялкын» журналы «Сораштыргалаштыргалау», «Татарча җиңелчә», «Туфан», «Әтәлим-шоу», «Казаныш», «БуынБатл», «Мәктәп яңалыклары», «Әйдә киттек!», «Сораштыру», «Татарча социаль эксперимент», «Мин/без Татарстан», «Әкият сөйләмә», «Татфуд» кебек проектларны тормышка ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100