Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илназ Фазуллин: «Каюм бабай дәресе» бәйгесе бик уңышлы булды
«Ватаным Татарстан» республика газетасының «Каюм бабай дәресе» бәйгесенә йомгаклау тантанасы «Адымнар» полилингваль мәктәбендә үтте. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Ватаным Татарстан» баш мөхәррире Илназ Фазуллин да тәбрикләде.
«Ватаным Татарстан» узган атнаны гына «Ватан хакына» дигән конкурска нәтиҗәләр ясаган иде. Анда җиңүчеләр саллы бүләкләр алды. Шөкер итәргә кирәк, чөнки мөмкинлекләр бар. Бу бәйгенең матди ягын «Татмедиа» республика агентлыгы кайгыртты. «Каюм бабай дәресе» бәйгесе бик уңышлы булды. Шик белән тотынган идек, чөнки бер ай вакыт калган иде. Өлгердек. Кабул ителгән эшләргә килгәндә дә, алар эчтәлекле иде. Каюм Насыйри мирасы белән мәгарифтәге эшчәнлекнең бай булуын күрсәтте, күптөрле икәнен күрдек. Барыгызга да иҗади уңышлар. Киләсе елда да газетабыз төрле проектлар һәм бәйгеләр үткәрәчәк», – дип белдерде Илназ Фазуллин.

Чара барышында «Адымнар»ның 11нче сыйныфында укучы Әнвәр Хәйретдинов Габдулла Тукайның «Гыйлемнәр бакчасында» дигән шигырьне дә укып ишеттерде.
«Каюм Насыйри – гаҗәеп күпкырлы шәхес. Шулай да, иң беренче чиратта, ул татар балаларны милли, дини рухта һәм фәнни нигезләргә таянып тәрбияләүнең мөһимлеген раслаган. Бу хакта уникаль хезмәтләрен бастырып чыгарган педагогыбыз. Әлеге хезмәтләр дөнья күргәнгә гасырдан артык вакыт узса да, алар әле дә актуаль булып кала. Моны «Каюм бабай дәресе» бәйгесе дә тагы бер кат дәлилләде. Бәйгегә укытучылардан һәм тәрбиячеләрдән Каюм Насыйри нәсыйхәтләрен укыту эшләрендә ни рәвешле кулланулары турындагы язмалар кабул ителде. Катнашучыларның географиясе бөтен районнарны һәм шәһәрләрне колачлаган», – дип сөйләде чараны алып баручы.

Шулай ук алып баручы билгеләп үткәнчә, видеоязмалар белән катнашучыларның күбесе оста итеп ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланган. Ә язмача варианттагыларының иң яхшы дип табылганнары «Ватаным Татарстан» газетасында бастырылган.
Тантана мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Сәлим Аетов башкаруында «Мин яратам, сине Татарстан» җыры белән тәмамланды.
- Бәйге Татарстан укытучылары һәм тәрбиячеләре арасында үткәрелде. Җиңүчеләргә 10 меңнән алып 15 меңгә кадәр акчалата бүләкләр бирелде. Шулай ук махсус номинацияләрдә җиңүчеләргә Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бүләкләр бирелде.
- «Каюм бабай дәресе» бәйгесен «Ватаным Татарстан» республика газетасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз