Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ватаным Татарстан» газетасы «Каюм бабай дәресе» бәйгесенә йомгак ясады
«Ватаным Татарстан» республика газетасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә «Каюм бабай дәресе» дип аталган бәйгегә йомгаклау тантанасы үткәрде. Чара Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә оештырылды һәм ул бөек татар мәгърифәтчесе, галим, язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды. Җиңүчеләрне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Ватаным Татарстан» баш мөхәррире Илназ Фазуллин сәламләде.
«Бәйге тиз генә оештырылды. Бер ай калганда гына үткәрергә мөмкинлек туды. Уңышлы барып чыкты, 100дән артык эш килде. Барыгызны да тәбриклим. Каюм Насыйрига истәлегенә багышланган чаралар дәвамлы булсын», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Җиңүчеләрне котлау сүзләре белән шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Сәхбиева чыгыш ясады.
«Барыгызны да җиңүегез белән котлыйм. Бу бәйге беренче тапкыр һәм бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның юбилей елы уңаеннан уздырылды. Каюм Насыйри – киңкырлы шәхес. Һичшиксез, мондый бәйгеләр тәрбияви әһәмияткә ия һәм укучыларның милли үзаңнын да үстерергә ярдәм итә. Бүгенге көндә әлеге чарада катнашып та укытучылар туган тел һәм әдәбият үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Әлбәттә, бу бәйгене булдырганнары өчен «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә, аның баш мөхәррире Илназ Фазуллинга рәхмәтемне белдерәсем килә», – диде ул.

Сәхбиева әлегесе көндә Каюм Насыйри исемендәге премиягә да гаризалар кабул ителүен искәртте. Премия алуга дәгъва итүчеләрдән Каюм Насыйри яки Ризаэддин Фәхреддинга багышланган хезмәтләрен юллау сорала.
- «Каюм бабай дәресе» бәйгесе – «Каюм Насыйри эзләреннән», «Каюм Насыйри һәм тәрбия» дигән номинацияләрдә үткән. Оештыручылар билгеләвенчә, иң күп катнашучылар Яшел Үзән районыннан булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз