news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илмир Төхвәтуллин: Абсолют батырга түгел, һәр авырлыкта җиңүчеләргә машина бирергә кирәк

Көрәшче, тренер Илмир Төхвәтуллин Сабантуйда абсолют батырга гына машина бирү дөрес булмавын әйтте.

Илмир Төхвәтуллин: Абсолют батырга түгел, һәр авырлыкта җиңүчеләргә машина бирергә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, тренер Илмир Төхвәтуллин Сабантуйда абсолют батырга гына түгел, һәр үлчәү авырлыгында җиңгән көрәшчеләргә машина бирергә кирәклеген белдерде. Ул бу хакта «Татар-информ»да узган Казан Сабан туенда көрәш бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллинның «абсолют батырга машина кую кирәкме, әллә инде тәкә дә зур бүләкме?» дигән соравына җавап итеп әйтте.

«60 кг лы көрәшче каян отсын инде 150 килолы ирләрне. Йә бөтенесенә бер төрле бүләк куярга кирәк, йә бүләргә (машина акчасын – ТИ иск.) бөтенесенә. Ә баш батырга тәкә. Һәрбер авырлыкка да машина булса, әйбәт булыр иде. Яки һәрбер авырлыкка квадроцикл. Ул кадәр кызганыч булмас иде. Мәсәлән, 60 кг лы малай телевизор ала, абсолют батыр машина ала. Чагыштырып карасаң, бу бит башка сыймаслык хәл», – диде көрәшче.

Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе Расыйх Габдрахманов та машина акчасын бүлеп, һәр үлчәү авырлыгында батыр калучыга бирү фикерен әйтте.

«Машина – ул бер яктан стимул. Мин, машинаның акчасын бүлеп, һәр үлчәү авырлыгындагы батырга бирер идем. 65 кг да көрәшкән кеше 140 кг лы көрәшче белән көрәшә алмый. Мин ул акчаны беренче урын алганнарга биреп, абсолют батырга тәкә генә бирү ягында. Җирәбә белән үткәрү уе да бар. Ул вакытта һәр авырлыкта да чын көрәш булачак, һәр кешенең дә машина отарга стимулы була. Мин ул тәкъдимне әйтеп карадым», – диде ул.

  • 23 июньдә узачак Казан Сабантуйларының бер мәйданында – Тынычлык бистәсе Каенлыкта узачак Сабантуйның абсолют батырына автомобиль бирәчәкләр. Дәрвишләр бистәсе һәм Аккош күлендәге Сабантуйларда төп бүләкнең нәрсә икәне билгеле түгел.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100