news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Гомәров: Сәгадәт Чагатайның көндәлекләрен өйрәнеп, фәнни әйләнешкә кертәсебез бар

«Шәхси тормышыннан тыш, әтисе белән мөнәсәбәтләре, аралашулары, Гаяз Исхакыйның вафатына кадәр соңгы көннәре тасвирланган өлешләре бар», - диде галим көндәлек турында.

Илһам Гомәров: Сәгадәт Чагатайның көндәлекләрен өйрәнеп, фәнни әйләнешкә кертәсебез бар
Солтан Исхаков

Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров язучы Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатайның көндәлекләре саклануын, аларны өйрәнергә кирәклеген әйтте.

«Гаяз Исхакыйның шәхси фондында аның кызы Сәгадәт Чагатайның көндәлекләре бар. Ул 32 дәфтәрдән гыйбарәт, немец телендә язылган. Бер өлеше гарәп графикасында төрек телендә. Көндәлекләрен ул 1988 елга кадәр алып бара. Шәхси тормышыннан тыш, әтисе белән мөнәсәбәтләре, аралашулары, Гаяз Исхакыйның вафатына кадәр соңгы көннәре тасвирланган өлешләре бар. Аларны өйрәнеп, фәнни әйләнешкә кертү - алда торган бурычларның берсе», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, Гаяз Исхакыйның язма мирасын туплаган шәхси архивы Төркиядә, кызы профессор Сәгадәт Чагатай нигезләгән «Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал Вакыфы» фондларында сакланып, Фәннәр академиясенә тапшырылган. «Фонд тасвирланды, ул 366 саклану берәмлегеннән гыйбарәт. Материаллар тулысынча цифрлы форматка күчерелде», - диде Илһам Гомәров.

«Гаяз Исхакый фонды җитәкчесе Түләй Дуранның әлеге материалларны тапшыру барышында: «Мин бик озак уйладым. Әлеге материаллар, һичшиксез, алга таба язучының асыл ватаны булган җирдә сакланырга тиеш», - дигән иде. Теге яки бу оешмада Гаяз Исхакыйның материаллары тупланган башка архив та булырга мөмкин. Кемгәдер адресланган хатлары була ала. Безнең өчен фондта саклана торган материалларның үзенчәлеге шунда - алар язучының шәхси архивы», - ди галим.

Тасвирнамә биш бүлектән тора: иҗат мирасына мөнәсәбәтле материаллар (әсәрләренең кулъязмалары, язучы үзе редакцияләгән караламалар һ.б.), иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән бәйле материаллар (төрле оешмаларга мөрәҗәгатьләре), Гаяз Исхакыйның үзе белән аралашкан чордашларына хатлары, фотографияләре, Гаяз Исхакый архивында тупланган галимнәрнең материаллары.

«Аларга карап без әдипнең иҗат һәм сәяси-иҗтимагый лабораториясе хакында, аның яшәү рәвеше турында сүз йөртә алабыз. Бу материалларны Гаяз Исхакыйның үзе җыйганын искә алсак, аларның Татарстан өчен бәһасез чыганак булуы турында сөйләргә нигез бар, - диде филология фәннәре кандидаты.

Шулай ук, фондта Исхакыйның 30га якын хаты саклануы билгеле. «Аларда әдипнең эзләнүләре, теләк-омтылышлары, канәгатьсезлекләре дә чагылыш тапкан. Хатлары аша горур, үткен сүзле, кырыс һәм таләпчән язучыны күрәбез, милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк, җиңелрәк итү өчен бөтен көчен куйган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100