news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Тукай белән Исхакый - бер дәрәҗәдә торган бөеклекләр

«Исхакый иҗаты, аның карашлары, фикерләре, теләк-омтылышлары Тукай дәрәҗәсендә төрле яклап татар укучысына барып җитсен иде», - диде әдәбият галиме.

Дания Заһидуллина: Тукай белән Исхакый - бер дәрәҗәдә торган бөеклекләр
Солтан Исхаков

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина шагыйрь Габдулла Тукай белән язучы Гаяз Исхакыйның классик татар әдәбиятында янәшә торуларын әйтте.

«Тукай иҗаты - татар мәдәниятенең аерылгысыз бер символына әйләнгән. Татар мәдәниятендәге Исхакыйның урыны турында сөйләсәк, Тукай белән Исхакый - бер дәрәҗәдә. Чөнки Исхакый - дөньяви татар әдәбиятын һәм татар үзаңын формалаштырган иң олы шәхесебез. Киләчәктә Гаяз Исхакый иҗаты, аның карашлары, фикерләре, теләк-омтылышлары Тукай дәрәҗәсендә төрле яклап татар укучысына барып җитсен иде», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Галимә әйтүенчә, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү югары бөеклеккә куелган. «Кайвакыт журналистларның татар әдәбияты, мәдәнияте Габдулла Тукайдан башлана, дигән сүзен ишетеп, сискәнеп куям, чөнки ул Тукайдан башланмый. Кол Галиләребез дә бар. Икенче яктан, бу яхшы күренеш. Димәк, без Тукай иҗатын шулкадәр яхшы беләбез. Классик татар әдәбияты турында сөйлибез икән, Тукай белән янәшә Исхакый тора», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100